Педиатр
Ни өчен кеше авырый? Зарарлы микроб тәнгә кермәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Кулларны ничек дөрес итеп юарга? Бу сорауларга җавапны видеодан табарсың. Видео азагында сине күчтәнәч тә көтә – кызыклы тәҗрибә!
*********************************************
Видеода “Нуриевлар” клиникасының балалар табибы – Вәлиева Айгөл Назиф кызы һәм “Энҗекәй” 24 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Фәхруллин Шамил.
Видеодагы таймлапсны (ике малайның лего уйнавын һәм бер малайның авырганын) Борисова Дарья Дмитриевна (табигать һәм микродөнья белән кызыксынучы профессиональ рәссам, рәсем буенча балалар укытучысы) ясады.
Габдрахимов Илназ Ильяс улы видеоны фотокамерага төшерде һәм монтажлады.
Видеоның тышлыгын Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы (график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр ясаучы) ясады.
*********************************************