Дрес туклану
Кем ул нутрициолог? Кеше тәнендә нинди файдалы бактерияләр бар? Һәм алар безгә ни өчен кирәк? Файдалы бактерияләр нәрсә ашыйлар? Нәрсә ул пребиотик һәм пробиотик? Ни өчен шикәр һәм камырлы ризыкларны күп ашарга ярамый? Ни өчен яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне, йомырканы яхшылап юарга кирәк? Ни өчен ашар алдыннан кулларны юарга кирәк? Бу һәм башка сорауларга җавапны видеодан табарсың. Элина ападан өй эше дә бар. Яшелчәләр тәлинкәсен яса!
*********************************************
Видеоны “Казанский” медицина үзәгендә хезмәт итүче Зарипова (Борһанова) Элина Газинур кызы (табиб-диетолог, терапевт, нутрициолог, медицина фәннәре кандидаты) әзерләде.
Видеоның тышлыгын Шәрәфиева Айгөл Искәндәр кызы (график дизайнер, татар телендә тәбрикләмәләр ясаучы) ясады.
*********************************************