Валерий Тишков: “Башкортстанда татар-башкорт мәдәни симбиозы бар“
“Хәзер алар үзләрен себертататарлар, керәшеннәр, мишәрләр, Әстерхан татарлары итеп күрсәтергә теләсәләр, сез аларның башларын чабып өзә алмыйсыз бит инде“.
Азатлык Казанга килгән Русия этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков белән Русиядә 2020 елда узачак җанисәп, Русиянең милли сәясәте, милли мәктәпләр һәм башка темаларга әңгәмә корды.