Элвин Грей “Туган тел“ җырын башкарды

Популяр татар-башкорт артисты Элвин Грей Казанда 30 яшьлегенә багышланган юбилей тамашларында “Туган тел“ җырын башкарды. Ул аны меңләгән тамашачы һәм Индонезиядә туып үскән иҗатташ дусты белән җырлады. “Мин аңа, дустым, сиңа бу җырны өйрәнергә, белергә кирәк. Чөнки бу Татарстанның һәм Башкортстанның халык җыры, гимны дидем. Үземнең йөрәгемдә башкорт телен, татар телен үстерү теләге бар. Бу минем күптәнге хыялым“, диде ул Азатлыкка.
Back to Top