Казанда “Татар-дозор“ уены узды
Якшәмбе көнне “Мин татарча сөйләшәм“ чарасы кысаларында Казанда “Татар-дозор“ уен-квесты узды. Ул, беренче чиратта, Татарстандагы икетеллелеккә багышланды.
Уенда катнашучылар Бауман урамында мантыйкка, Ирек мәйданында шәхесләргә, Татар бистәсендә сәнгать һәм мәдәнияткә, Казан Кирмәнендә тарихка бәйле биремнәрне үтәде.
20 апрельдә “Татар-дозор“ уены Чаллыда да узды, анда ул беренче тапкыр оештырылды.