ЯРАТ АНЫ
Ярат аны матур булганда да,
Ярат аны гәмьсез булганда да,
Ярат аның матур күзләрендә
Шатлык яше тулып торганда да.
Ярат аны усал чагында да,
Ярат аны назлы чагында да,
Ярат аны юлда чагында да,
Бер өстәл артында, табында да.
Ярат аны битен юганда да,
Чәчкәйләрен тарап торганда да.
Ярат аны җирдә яз булганда,
Күз ачмаслык каты буранда да.
Ярат аны, гөмер сабаннары
Йөзләренә буразналар ярсалар да,
Ярат аны, чәченә чаллар кереп,
Тешкәйләре сирәкләнеп калсалар да.
#татартеле #татар #татарлар #татарстан #казань #татарчашыгыйрь
259 views
3313
1300
11 hours ago 00:13:04 1
ӘТИЕМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ
4 weeks ago 00:58:40 1
Лучшая профессия в мире. История пацанов из KEEPMOSCOW | Хип-хоп на рынке недвижимости. Работа мечты