ИНДЕ..... ИНДЕ... Язилә Галләмова сүзләре

***ИНДЕ, ИНДЕ... Кочакларга алып, Бишекләргә салып, Моңга гына урап үстердем. Инде тәпи киткәч, Кыен чаклар үткәч, Очар өчен канат, көч бирдем. *Иңләп җирне, күкне, Эзләп, табып күпне, Мәнле итеп яшә син, балам. Гомер буйларыма Тик син уйларымда, Уңган юллар теләп гел калам. *Синдә генә күзләр, Кыска хәзер сүзләр, Карашлардан аңлар чак җитә. Күңел бик-бик нечкә, Барысы да эчтә, Кулкайлардан инде эш китә. *Ипле генә сөйләп, Мөнәҗәтләр көйләп, Утырулар тисен түрләрдә. Алынмыйча санга, Вакытыннан алда Керү язмасын ла гүрләргә... Язилә Галләмова. Фонограмма Ш.Шарипов муз
Back to Top