Алсу Абульханова - Кугэрчен белэн сандугач | ЯНА ТАТАР ЖЫРЫ

Флера Шарипова көе, Кыям Курмакаев сүзләре (Чехия) Олыгайган саен сагыш Били икән күңелне. Үз телеңдә аралашу — Үзе бәхет түгелме? Тормыш матур, парым алтын, Ник түгелә яшьләрем?. Чит җирләрдә чит милләтне Парым итеп яшәдем. Күгәрчен белән сандугач Икәү бергә тормыйлар: Бер агачка кунсалар да, Бергә оя кормыйлар. Киңәш итеп әйтәм сезгә, Минем сүзне тыңлагыз: Үз милләттән пар сайлагыз, Киләчәкне уйлагыз!
Back to Top