Ярославль өлкәсендәге беренче татар балалар театры “Дәрья“
Менә, ниһаять, безнең спектакльләрне дә карый аласыз. Балалар куюында Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай“ пьеса-әкияте заманчалашып китүенә ачуланмассыз дип уйлыйбыз. Рус шәһәрендә куелганга барлык тамашачыларга да аңлашылырлык булсын дип өстәмәләр кертелде. Чыгыш ясаучы балалар өчен дә татар теле чит тел булып тора. Алар бу телдә аралашмыйлар. Анысын үзегез аңлыйсыздыр. Күңелле яллар сезгә!