Әни. 3. "Посылка"

Ә әнигә ниләр кирәк – уйлыйбыз без моны сирәк. Әнигә җылы сүз, игътибар, ихтирам кирәк. Кайтып йөрергә, хәлен белергә, «балаларым җибәрде» дип, күршеләрен чәйгә чакырып сыйлар өчен, бәләкәй генә булса да күчтәнәч кирәк. «Менә хәзер әни юк инде. Их, көтә иде бит ул синең хәбәреңне!.. Син – диде ул, күзләрендә ачу чаткылары уйнатып, – әллә үзеңне бик зур кешегә саныйсыңмы? Әнигә хат язарга күп вакыт кирәкми… Иске-москы киемнәреңне җибәргәндә шулар арасына ярты кило кәнфит-мазар да кыстырмагансын бит ичмасам, – дип, теге посылка турында искә төшерде…» *********************************************************** Материаллар: Эль
Back to Top