КОРОЛЬ ЛИР (режиссер В. Бебутов, 1944)

Автор У. Шекспир, режиссер В. Бебутов. Актерлар: Х. Әбҗәлилов, Ф. Халитов, Камал III, В. Закиров, Х. Сәлимҗанов. Шекспирның иң каршылыклы һәм фәлсәфи “Король Лир“ трагедиясенә татар театры электән үк омтыла. 1944 елда Мәскәү тәнкыйтьчеләренең игътибары Камал театрында куелган спектакльгә төбәлә һәм төрле рецензияләрдә аңа хаклы рәвештә югары бәя бирелә. Монда гаделлек зур: спектакльнең уңышын Король Лир ролен уйнаган Хәлим Әбҗәлилов исеме белән бәйлиләр. Ләкин пьесаның режиссер тарафыннан үзләштерелүе дә яңалык һәм тирән мәгънәле дип таныла. Спектакльнең сәхнәбизәлеше (П. Сперанский) кырыс һәм монументаль. Ул һәр яктан
Back to Top