БУЗА

БУЗА 🟢250 грамм геркулес ярмасы 🟢30 грамм атланмай 🟢2 литр чамасы су 🟢бер кашык ипи ачыткысы яки 1 чәй калагы чүпрә 🟢2-4 кашык шикәр комы 1️⃣Геркулесны иттарткычтан чыгарабыз. 2️⃣Аның өстенә тәм өчен яхшылап кыздырылган атланмай салабыз. 3️⃣Шушы масса өстенә куе бәрәңге боламыгы хәленә килерлек итеп, шаулап кайнап торган су салабыз. 4️⃣Болгатабыз. Өстен каплап бүлмә температурасына хәтле суынганчы куеп торабыз. 5️⃣Ул суынгач, тагын җылымса су белән сыеклыйбыз. 6️⃣Аның өстенә бер кашык ипи ачыткысы яки чүпрә, шикәр комы салып болгатабыз. 7️⃣Яңадан өстен каплап 6-8 сәгатькә җылы урынга ачытырга куябыз. 8️⃣Әчеп кабара төшкән массага су салып сыеклыйбыз да сөзәбез. 9️⃣Аңа тәменчә кабат шикәр комы өстибез. Буза тәмам әзер булу өчен тагын 5-6 сәгатькә өстәлдә калдырабыз. 📌Өстендә әзер булу билгесе – күбекләр күренә башлагач, суыткычка куеп суытабыз һәм аны инде эчәргә була. Тәмле булсын!
Back to Top