Безнең иҗат төркеме бүген көне буе Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә

Бүген көне буе Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә безнең иҗат төркеме эшли. Хәбәрчебез Рания Абдрахманова белән оператор Булат Әбдельманов мондагы хәл белән таныша, халык белән аралаша. Алар куркыныч зонага, махсус костюмнардан һәм көймәгә утырып кына керә алды. Исегезгә төшерик, Орскның иске өлешендә 10 мең милләттәшебез яши. Гомумән, Оренбург өлкәсендә 150 мең татар бар, дип исәпләнә. Сүзне Рания Абдрахмановага бирик.
Back to Top