Фирдүс Тямаев журналист Рөстәм Исхакыйны туган көне белән котлый

Журналист, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Татар Тудей порталы җитәкчесе Рөстәм Исхакыйны Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев котлый! #репост @rustem_iskhaki : Әлеге шәхес, хәзер инде теләктәшем, дустым, популяр җырчы Фирдүс Тямаев @firdustyamaev_official миңа шушы 2 елда рухи яктан нык тәэсир итте. Аның эш гамәлләре мине дә активрак эшләргә этәрде. 2017 елда Казан хосписына ярдәм концертыннан #1000рәхмәтхәйрияпроекты аша конкрет изге эш белән башланган хезмәттәшлек, милли чараларга күчте! Аллага шөкер, аңлашып, фикерләшеп яшибез, һәрберез үз юнәлешендә эшли, иҗат итә! Болар барсы да, Фирдүс үзе әйткәнчә, Аллаһ бүләге! Аллаһка бүләкләре өчен мең рәхмәт!!! Аллаһ разый булсын! Юлларың, сәфәрләрең уң булсын Фирдүс абзый! Кулыңны кысып үзем, гаиләм исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм!!!
Back to Top