Фрад Мхммтанов Мин бит... 2FAN

Мин бит... «Син кем соң?» – дип Сорый бүген теге... Мин – чип-чиста бит, Ап-ак кыягаз бөртеге... Бәлки, бераз бөгәрләнгән, Көлеп алсалар да телгә. Тирләп бераз юешләнгән, Тик әйләнмәс өчен көлгә. Һәм мин язам анда, Минем арттан күзлиләр. Язам нәрсә телим Яки нәрсә телиләр... Мин – яшь кенә яфрак Карт агач өстендә, Аста – кара туфрак Көтә төсле көн дә... Тубә өстендә тамчы Тулып тамарга тели. Җиле дә бит әле ачы, Уңга, сулга бөтәрли. Мин – калын койма кирпече, Өстән баса тонна таш. Җитәр микән, дим, көчем, Баса-баса чыдармы баш? Җемелдәүче провод мин, Ток йөри тән эчендә. Кемнеңдер хезмәтчесе, Бармы соң миндә мәгънә? Битме, яфракмы, кирпеч яки тамчы... Барыбер! Нәрсә булсак та без Торабыз ачык киләчәктән качып Кырдан курыккан үгез төсле... Бит. Без. Укый Фәрһад Мөхәммәтҗанов:
Back to Top