“Кисекбаш“
VI Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар тәкъдим ителде.
“Татармультфильм” берләшмәсе “Мир” кинотеатрында “Татарстандагы анимацияле кинематографның үсеше, проблемалары һәм чишелеш юллары” дигән темага матбугат очрашуы үткәрде. Марат Ганиев, Сергей Киотров катнашкан бу чарада Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк “Кисекбаш” мультфильмыннан өзекләр карау да насыйп булды.
© Азатлык радиосы