Мфти Гайнетдин: Баланы трбиял олы, авыр хезмт

#муфтийгайнутдин #гаилә #думрф Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең 30 еллыгы уңаеннан мөфти шәех Равил Гайнетдинең “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән сөйләшүеннән өзек 2024 ел Ир-ат эшли, гаиләне тәэмин итәргә тиеш. Хатын-кыз баланы тәрбияли. Баланы тәрбияләү – олы, авыр хезмәт. Чөнки ул бала кеше була. Нинди кеше тәрбияләнә. Шуңа күрә аналарның кадере шулхәтле олы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам янына килеп сораган вакытында: «Йә Расүлуллаһ, бу дөньяда мин кемне олылыйм?» – дигәндә, “әтиемнеме, әниемнеме?” Пәйгамбәребез сас әйтә: «Әниеңне». “Аннары кемне?” “Әниеңне”. «Аннан соң кемне?» «Әниеңне». дигән җавап биргән. “Ә аннан соң кемне?” «Әтиеңне», – ди. Менә бу күрсәтә әниләрнең никадәр хөрмәте олы икәненлекне. Тикмәгә генә Пәйгамбәребезас хатын-кызларның дәрәҗәсен үзенең хәдис-шәрифе белән инде әйтмәгән: (гарәпчә) - “Җәннәт – аналарның табан астында”, - ди. Аналар – ул безнең әниләребез, әбиләребез, ул безнең хатыннарыбыз, ул безнең кызларыбыз, ул безнең оныкларыбыз һәм менә бу тормыш агымында ир кешенең таянычы. Кадер-хөрмәт була шул вакытта гаиләдә бәхет, шатлык була, сөенеч була. Подписывайтесь на нас в социальных сетях: #думрф_30 #мөфти #мөфти_гайнетдин #дин #ислам_дине #ислам_юлында #татарлар #әниләр #җәннәт #деньмамы #әни #мать #ana #ona #модар #эне #юбилей_муфтия #служение_исламу #мәскәүмәчете #годсемьи #гаиләелы #московскаясоборнаямечеть #мәчет
Back to Top