Җомга хөтбәсе Мөхәммәд Аллаһның илчесе дип шәһадәт итү

«Мөхәммәд - Аллаһның илчесе» дигән шәһадәткә Аллаһы Тәгаләнең сүзләре күрсәтә: «Хактыр ки, сезгә үз арагыздан булган рәсүл (илче) килде. Сез бәлага тарысагыз, ул хәсрәтләнә. Ул сезнең өчен тырыша. Мөэминнәргә карата ул шәфкатьле, мәрхәмәтле.» (“Әт-тәүбә“ сүрәсе, 9:128). «Мөхәммәд - Аллаһның илчесе» дигән шәһадәтнең мәгънәсе - аның (рәсүлнең) әмерләренә буйсыну, ул хәбәр иткән нәрсәләрне хак дип тану, ул тыйган һәм кисәткән нәрсәләрдән тыелу һәм Аллаһыга ул күрсәткәнчә генә гыйбадәт кылу.#islam #вагаз #хутба #татарча #الإسلام #единобожие #таухид
Back to Top