Җомга хөтбәсе Аллаһка гына гыйбадәт кыл.

Аллаһ Таалэ кушкан гыйбадәтләр, алар барысы да бер Аллаһыга гына багышланырга тиеш. Һәм моның дәлиле булып Аллаһ Тәгаләнең: «Чынлыкта, мәчетләр (яки сәҗдә урыннары) - Аллаһ өчен, шуңа күрә Аның белән беррәттән беркемгә ялвармагыз (гыйбадәт кылмагыз)!» (“Җеннәр“ сүрәсе, 72:18) - дигән сүзләре тора. Әгәр берәү гыйбадәттән нәрсәне дә булса Аллаһыдан башкага багышласа, ул мөшрик һәм кәфергә әйләнә. Дәлил - Аллаһ Тәгаләнең сүзләре - «Берәү Аллаһ белән беррәттән башка иләһкә (башкага) ялварса, гыйбадәт кылса, аның бу эшкә һич дәлиле юктыр, һәм аның хисабы, хөкем ителеше фәкать Раббысы хозурындадыр. Чынлыкта, кәферләр уңышка ирешә алмаслар» (“Мәэминнәр“ сүрәсе, 23:117). Хәдистә әйтелә: «Дога - ул гыйбадәтнең асылы». Моңа Аллаһ Тәгаләнең сүзләре дәлил: «Раббыгыз әмер бирде: “Миңа ялварыгыз (дога кылыгыз), һәм Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнүчеләр кимсетелгән хәлдә утка керерләр“ »(“Гафир“ сүрәсе, 40:60) #islam #единобожие #ислам #الإسلام #хутба #вагаз #татарча
Back to Top