Карлар ява тын гына (Гузель Ахметова реперт-ннан).avi

Ап-ак карлар, ап-ак карлар (Em Am) Нигә бүген яумыйлар?(D Hm) Син киткән якларга мине (Em Am) Нигә алып бармыйлар? (D G) Куш-та: Карлар ява тын гына, (Em Am) Күңелем сиңа ашкына.(D G) Очып, очып, очып, очып (Em Am) Кил, иркәм, яннарыма. (Hm Em) Ап-ак карлар каеннарны Акка чорнап алдылар. Йөрәгемне ят матурлар Яулап ала алмыйлар. Җилләр тынды, юллар тынды, Минем күңелем зилзилә. Сөю көчле давыл икән. Чынлап сөйсәң, сизелә. Куш-та: Сөюемнең давылында Армый оча алсаң гына, Очып, очып, очып, очып Кайт, иркәм, яннарыма. Карлар ява тын гына, Күңелем сиңа ашкына. Очып, очып, очып, очып Кил, иркәм, яннарыма.
Back to Top