“Ханым“ татар календаре 2022 - “Hanim“ Tatar Calendar 2022

Һәр заманда нәкъ менә хатын-кызлар халык традицияләрен саклаган, халык сәнгате осталыгын игътибар белән балаларына, оныкларына тапшырган. Меңьеллыклар аша безнең чорга оста хатын-кызлар куллары тудырган гүзәл эшләнмәләр килеп җиткән. Аларның иҗат җимешләре аркасында без халкыбызның сыйфатларын, нинди максатлар белән яшәвен, игелек һәм тормышны сөю белән сугарылган уй-теләкләрен күзаллыйбыз. Әлеге проект та – бу традицияләрнең дәвамы, 21 нче гасыр чынбарлыгын халыкның күпгасырлык тарихы белән тоташтыручы идея. Искиткеч башлангыч! Барлык кул эшләре дә югары дәрәҗәдә, мөстәкыйль башкарылуы, сыйфатлы, милли һәм нәфис килеп чыгулары – мине аеруча шатландыра.Төрле илләрдә яшәүче татар ханымнарын берләштерү нияте сокландыра! Алга таба да безне нигезләребезгә, тамырларыбызга карата сөю һәм горурлык туплап торсын. Оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм! Бәхет һәм иминлек телим! Наилә Кумысникова Театр һәм декоратив-гамәли сәнгать рәссамы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикас
Back to Top