Поздравление на телеканале “ТУГАН ТЕЛ“

24 октября 2023 Безнең кадерлебез Миңнеәхмәтов Фәнзәви Барый улы 75 яшьлек олы юбилеен каршы ала! Без сөеклебезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Әтиебез 1948 елның 24 октябрендә Балтач районы Иске Якшый авылында Фәхрикамал Султангали кызы һәм Габделбарый Миңлеәхмәт улы гаиләсендә алтынчы бала булып якты дөньяга аваз сала. Мәктәптә уңышлы белем ала. Балачактан кызыксынучан була. Үз тырышлыгы белән гармун, шахмат уйнарга өйрәнә, мускулларны үстерү белән шөгельләнә. Җәйге каникуллар вакытында колхозда бригадир булып эшләгән әтисенә ярдәм итә. Мәктәпне тәмамлагач, Бөре педагогия институтының химия-биология факультетына укырга керә. Шунда физика-математика факультетында белем алган чибәр кыз, булачак тормыш иптәше Илгизә Әсхәт кызы белән таныша. Бер-берсенә гашыйк булган пар 1974 елның 9 июлендә гаилә кора. Кадерлеләребез бер җан, бер сулыш булып 49 ел бергә яшиләр, Аллага шөкер! Матур гаиләдә Эльвира һәм Лилия исемле кызларына яшәү бүләк итәләр. Әтиебез мәктәптә укытучы, аннан район мәгариф бүлегендә инстектор булып эшли. 1982 елда Миңнеәхмәтовлар гаиләсе Первоуральск шәһәренә күченә. Анда әтиебез Хромпик заводында цех начальнигы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, кабат туган ягы Балтач районы Иске Якшый авылына кайталар. Әлеге көндә зур хуҗалык тоталар, яраткан шөгеле – шахмат уйнарга да онытмый, кулына гармун алып, өздереп уйнап та җибәрә. Сәламәт тормыш алып бара. Гәзитләргә дә сәламәт тормыш турында мәкаләләр яза. 2024 елда туган авылында авылдашлар очрашуы оештыру хыялы белән яши. Әтиебез – беренче разрядлы шахматчы. Карпов һәм башка гроссмейстерлар белән хат алышып та уйнады. Әле дә шахмат турнирларында катнаша. Почетлы урыннар яулый. Аның үз остазының осталыгыннан өстен булган шәкертләре бар. Шул ук турнирда 1 урын укучыга, ә икенче урын аңа эләгә. Күп укый, әле дә үсеш алырга тырыша, шуңа күрә үз яшеннән яшьрәк күренә. Кадерле әтиебез! Юбилеең белән кайнар котлап, иң изге теләкләребезне сиңа җиткерәбез. Сәламәтлек телибез! Әниебез белән тигез яшәгез, иңне-иңгә терәп алтын туйны да каршы алырга насыйп булсын! Бәхетле картлыкта, кадер-хөрмәткә төренеп яшәү насыйп булсын! Без һәрвакыт сезнең янәшәдә булыргы тырышырбыз, ярдәмләшеп яшәрбез! Еллар үтсен, ә күңелегез картаймасын. Һәрвакыт әлегедәй көчле рухлы, дәртле, яшь күңелле булып калыгыз! Әтиемнең күркәм сыйфатлары Булса әгәр hәрбер ир-атта. Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп, Яшәр иде, димен, рәхәттә! Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк, Уңган куллар — әти куллары. Әтиемә Ходай гомер бирсен, Тигез булсын тормыш юллары! Киңәшләрең hәрчак төпле синең, Ярдәмеңне тоеп яшибез. Синең белән hәркөн чын йөрәктән, Горурланабыз, әти, яшерми! Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми, Гомер көзен тыныч каршыла. Рәхмәт әйтеп, газиз кешебез, Баш иябез синең каршыңда! Изге теләкләр белән балаларыгыз Эльвира, Лилия, киявегез Илья, оныгыгыз Вячеслав, оныгыгыз Элеонора, киявегез Игорь. Хөрмәтле Миңнеәхмәтов Фәнзәви Барый улы, музыкаль бүләкне, кызыгыз, җырчы һәм композитор, Эльвира Хаматнурова башкаруында кабул итегез. Нәни чактагыдай куеныңда сөярсеңме, кайтсам яныңа дип җырлый. Бәйрәмегез котлы булсын! Ильдар Гайсин - Гөл Мирһади сүзләре Эльвира Хаматнурова көе Әти, бәгърем, бик еш искә төшә Яннарыңда үскән чакларым. Ул елларны күң(е)лем бик кадерләп, Бәйрәм кебек күреп саклады. Кадерле син минем өчен, әти, Иң якын кеше син җаныма. Нәни чактагыдай куеныңда Сөярсеңме, кайтсам яныңа? Горурланам, әтием, синең белән, Рәхмәтлемен бар(ы)сы өчен дә. Озак яшә, сәламәт бул берүк, Күз тимәсен яшьлек кичеңә! Кадерле син минем өчен, әти, Иң якын кеше син җаныма. Нәни чактагыдай куеныңда Сөярсеңме, кайтсам яныңа? Бик еш искә алам әти сөеп, Иркәләгән кызчык — үземне… Тиңлим чиксез тирән диңгезләргә Мең кадерле көләч йөзеңне?! Кадерле син минем өчен, әти, Иң якын кеше син җаныма. Нәни чактагыдай куеныңда Сөярсеңме, кайтсам яныңа?
Back to Top