КАРАОКЕ ТАТАРЧА ,,СИН МИНЕМ МОНЛЫ ЖЫРЫМ“

Син-минем моңлы җырым! Эльвира Хаматнурова көе Корбангали Әхмәров сүзләре Йолдызлар күккә тарталар, Уй-хыялны исертеп. Күңелгә тирән баталар Чамадан ерак үтеп. Кушымта: Синсез юк җылы күңелгә Син якты нурым минем. Син кояш җаным күгенә, Син — минем моңлы җырым Тик җылы кояш нурлары, Чөнки ул безгә якын. Яндырмый кайнар утлары Ул биргән җиргә җанын. Кушымта: Синсез юк җылы күңелгә, Син якты нурым минем. Син кояш җаным күгенә, Син — минем моңлы җырым Кешеләр дә йолдыз сыман, Күп очрыйлар юлларда. Ә мин кояш кебек янам Син сеңгәнсең уйларга. Кушымта: Синсез юк җылы күңелгә, Син якты нурым минем. Син кояш җаным күгенә, Син — минем моңлы җырым
Back to Top