Дни Татарстана в Москве. Август 2013. Симфонический оркестр РТ Келемд яз.
Музыка:
Рөстәм Яхин
Слова:
Гамир Насрый
Кояш бата да кич була, Күңелем шатлык белән тула, Нурлар уйный тирә-ягымда.
Ә мин, иркәм, сине көтәм, Көтә-көтә зарыгып бетәм Гөлчәчәкле бакча янында.
Гөлгә тиңләмим — гөл шиңә, Йолдыз димим, ул да сүнә. Бар нәрсәдән» бәгырем, матур син!
Якын күрә сине күңел, Сине сөйми мөмкин түгел, — Яшәү көче мина бирәсең.
Күктә йолдызлар кабына...Күңел сине гел сагына, Күрер өчен йөрәк ашкына.
Килеп җитә көткән минут, Тулган айдай матур булып, Син чыгасың минем каршыма.