КАРАОКЕ ТАТАРЧА Алиһә Нур, “Көзге урман“ Эльвира Хаматнурова көе, Рима Ишбулатова сүз
Эльвира Хаматнурова көе Рима Ишбулатова сүзләре
Көзге урман аша юлга чыктым,
Камышларны үбеп җил уза.
Тирә-ягым сихри моңга талган:
Үзе бер тамаша, могҗиза.
Көзге чәчәкләрнең таҗларында
Елмаялар көмеш тамчылар.
Зәңгәр күктән, каурый болытлардан
Агыла кебек якты нур чыңлап
Юл читенә чыгып тезелгәннәр
Чандыр буйлы япь-яшь имәннәр.
Гүя алар урман сакчылары,
Бакыр төстән күлмәк кигәннәр.
Имәннәргә назлы нурлар коеп
Карап тора зифа каеннар —
Ак күлмәкле урман чибәрләре
Алкалары сары алтыннан.
Әнә тегендәрәк, урман түрендәрәк
Көязләнеп баскан өрәңге!
Ботакларын алсу нурга төреп
Көзгә иркәләнә, күр әле!
Көзге чәчәкләрнең таҗларында
Елмаялар көмеш тамчылар.
Зәңгәр күктән, каурый болытлардан
Агыла кебек якты нур чыңлап
Источник:
Минусовки песен ватсап : 8 917 438 4827 .
Для поддержки канала и творчества :
4276 0600 6276 3530 - сбербанк
4817 7601 0871 6238 - сбербанк