“Татар алга!“(Премьера клипа!)

Булат Ибраһим сүзләре, Артур Исламов көе Караңгы төсләрне тарата, Офыкта кызарып таң ата. Йоклама, татарым, сагына ватаның. Без монда чит түгел, бу җирдә. Торып чык йокыңнан, тор, әйдә. Чакыра безне таң, Татарым, тор, әйдә! Ярсу йөрәк Безнең тәндә, Чиксез куәт Безнең җанда. Тарих ага Безнең канда. Татар, алга, алга, алга! Кояшның батырлык нурлары – Татарның тарихи юллары! Без суда һәм җилдә, без исән бу җирдә! Без монда чит түгел, бу җирдә, Әләмең тибрәлсен күкләрдә. Чакыра киләчәк, Татарым, тор, әйдә.
Back to Top