Шагыйрә Асия Хәсәнова белән онлайн очрашу

Шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре бүген Тукай районы Яңа Троицк авылында яшәп иҗат итүче «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы, «Күңелем хисләре», «Сагыну таңнары», «Җанга шифа» исемле өч шигъри җыентык авторы Асия Хәсәновага кунакка килде. Ул быел 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Очрашуга сез дә кушылыгыз, кадерле укучыларыбыз!
Back to Top