«ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ 2023»

Берничә көн элек Ульяновскида өлкәнең «Үрнәк татар гаиләсе»н ачыклаган булсалар, бу атнада анда «Иң яхшы татар теле укытучысы-2023» бәйгесенә йомгак ясалды. Быелгы бәйгедә төбәкнең авыл-районнарыннан 20 дән артык укытучы катнашты, ә финалга бишесе чыкты. Әлеге конкурс барган көннәрдә мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк олимпиадасы да тәмамланды. Бу ярышларда җиңеп чыгучы укытучылар һәм укучылар киләсе елда Казанда узачак Бөтенроссия бәйгеләрендә Ульяновск өлкәсен тәкъдим итәчәкләр. Ана теле буенча күршеләребездә үткән ярышлар хакында Рамис Сафин тәсфилләп сөйләр.
Back to Top