Рауф Махмутов - Китте ул ашыгып..Китте ул хушлашмый..
!!!!!!!!!!!!!!!!!!Төркемгә КУШЫЛЫГЫЗ!!!!!!!!!!!!!!!⬇⬇⬇
“Халык яшәгәндә – яшәр моңы“
Ошаса - язмый үтмәгез!!!)
Яңа җырлар һәм котлаулар
СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИМ СЕЗГӘ
ТАТАРСКИЕ НОВЫЕ ПЕСНИ
☀Мин-әни! Мама!☀
!!!!!БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БУЛЫГЫЗ!!!!!
8
Тәрәзәңә бер көн
Бәрде карлы яңгыр
Кемдер әйтте: “Түз син,
Язмышың шулайдыр”.
Китте ул ашыгып,
Китте ул хушлашмый.
Кемгәдер үпкәләп
Дөньяны аңламый.
Авыр көннәреңдә
Төшеңне кыс, көрәш.
Бирешмә, елама,
Түз инде, сеңелкәш.
Син ялгызың түгел
Сынмасын күңелең.
Балаларың өчен
Яшә, яшә бәгърем.
Караңгы төннәрдә
Ялгызың калганда,
Каргама дөньяны
Күңелең тулганда.
Төннән соң көн туа
Ач тәрәзәләрең.
Кояш үзе алыр
Кара пәрдәләрең.