Илексазым!, кышлар ит

Ява карлар, яңа карлар – Кышның ак гөлләре. Якты булсын, ап-ак булсын Илемнең көннәре. Ишетелеп торсын җирдә Балалар көлгәне. Ява карлар, яңа карлар, Ак – гомер юллары, Дәвам итсен гомер буе Тынычлык еллары. Яңгырасын җир өстендә Тынычлык җырлары. Ява карлар, яңа карлар, Ак – гомер юллары, Дәвам итсен гомер буе Тынычлык еллары. Яңгырасын җир өстендә Тынычлык җырлары.
Back to Top