Азат Тимершәех “Гомерләр үтмәгән” җырын башкара

“Гомерләр үтмәгән“ Шәмсия Җиһангирова сүзләре Азат Хөсәенов көе Чәчәкләр сула дип, гомерләр уза дип, Көз килде җиргә дип моңланма. Кадерләрен белеп алтындай гомернең Син яшәп калырга соңлама. Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән, Елыйбыз, көләбез — яшибез бит әле. Без китте дип җирдән, тукталмас гомерләр, Яшәрләр, сөярләр безнеңчә. Карамый кешегә, иртәсе-киченә, Син яшә бу җирдә үзеңчә. Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән, Сөябез, янабыз — яшибез бит әле.
Back to Top