Башкортстанда ачлык: 100 ел элек

“Татарча подкаст. Ачлык”ның 2нче чыгарылышы 100 ел элек булган ачлык фаҗигасенең Башкортстанга йогынтысына багышлана. Эпизод тарихчы Наил Усманов ярдәмендә әзерләнде. Ниләр турында сөйләштек: — Ачлыкка китергән сәбәпләр. — Башкортларның җир эшкәртүгә яраксыз урыннарда яшәргә мәҗбүр булуы. — “Америка бураннары” — Бөре өязендә нинди бураннарны шулай атыйлар? — Тарихчы Ирек Акманов 1921-1922 еллардагы ачлык башкортларны бетерү өчен махсус оештырылган дип язды. Наил Усманов моның белән килешми. — Ләкин башкортларның аеруча нык зыян күрүен таный. — Татарларны ярдәм исемлегенә кертмәү очрагы. Сарытау. — Мәет ашауга хакимияттән рөхсәт сорау. — Ни өчен бүген 100 ел элек булган ачлык фаҗигасын искә алырга кирәк? Киләсе эпизодта чит илләрнең Татарстан һәм Башкортстан халкына ярдәме турында сөйләшербез. #ачлык #Башкортстан #тарих Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
Back to Top