Җиңү көненә багышланган җомга вәгазе

Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылды. Имамнар, мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашка... Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылды. Имамнар, мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш афəте кичергән барлык ветераннарны тәбрикләп, Ватанга тугрылык һәм Җир шарындагы тынычлык хакына батырлык үрнәкләре турында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү яулау өчен совет чоры мөселманнарының керткән өлеше хакында сөйләде. Вәгазь барышында Татарстан имамнары Ватанны саклау, туган илеңне сөю турында Коръән аятьләре, хәдисләр китерде. ​Җомга намазы ахырында дәһшәтле сугыш елларында якыннарын югалтканнарның, яу кырында ятып калганнарның һәм ахирәткә күчкән ветераннарның, тел хезмәтчәннәренең, хәбәрсез югалганнарның рухларына дога кылынды. “Ярдәм“ мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов. #ярдәммәчете #ярдәм #җомга #җомгавәгазе #бөекҗиң
Back to Top