ИСӘН-САУ УРАП КАЙТЫГЫЗ ЕГЕТЛӘР

Кояш нуры үтеп керә алмас, Җил дә исмәс хәтта ул яктан... Керфек какмый хәбәр көтәсездер, Ут эчендә калган солдаттан... Мин әлегә исән, яраландым, Тик хәбәргә чыга алмадым.. Бу тормышның бөтен матурлыгын, Монда килгәч кенә аңладым... Бер туктамый атыш тавышына, Ничек түзәдер ул - җир ана... Бу җирләрдә чишмә суы түгел, Гөрләвекләр булып - кан ага... Яңгыр кебек ядрә яуган чакта, Күккә карап сорыйм - я Раббым... Бу упкында мин калдым ялгызым, Җан дусларны бик күп югалттым... Әле безнең күрәселәр алда, Күрәсе бар язмыш кушканны... Догам белән дусны терелтәмен, Догам белән җиңәм дошманны... Мин оныттым - алсу таң атышын, Мин сагындым - тынлык тавышын... Өмет очкыннарын кулга тотып, Ут эченә - кереп барышым... Халкы өчен бар йөрәген биргән, Чын егетләр белмим, бик сирәк... Тормыш агышларын көйләр өчен, Матурлыкны күреп сөйләр өчен, Исән кайту безгә - бик кирәк... автор Рүзәл Минһаҗев #сво #спецоперация #украина #россия #kazakhstan #uzbekistan #татарстан #ирек_габдрахманов #türkçe
Back to Top