Бавыр торты. нкй табыны. №2.
НИЛӘР КИРӘК БУЛА
Бавыр – 800 грамм (безнең очракта сыерныкы, тавыкныкыннан да тәмле килеп чыга)
2 кишер
2 баш суган
2-3 аш кашыгы он
1 йомырка
тоз
1. Кишерне вак кисәкләргә турыйбыз, аннан соң эре угычтан уып чыгарабыз.
2. Суганны вак кына турыйбыз.
3. Майлы табага башта суган, бераздан кишер салып, талгын гына утта тотабыз (русча әйткәндә, пассируем). Кишер белән суган, йомшарып, алтын төсенә керергә тиеш. Әзер булуга, бераз суынып алырга тиеш.
4. Ул арада бавырга күчәбез. Яхшылап юабыз, элпәсен алабыз. Вак кисәкләргә турыйбыз да иттарткычтан чыгарабыз.
5. Иттарткычтан чыгарылган бавырга йомырка, он һәм тоз кушып, болгатабыз.
6. Бавырны майлы табага көлчә (лепешка) рәвешендә җәеп, һәр ягын 3-5 минут талгын утта кыздырабыз. Көлчәне махсус тоткычлар ярдәмендә ике яклап тотып әйләндерсәгез, җиңелрәк була.
7. Кыздырганнан соң көлчәгә башта кишер белән суган, аннары майонез ягабыз. Калак белән ипләп кенә тигезләп чыгабыз.
8. Тагын бер көлчәне кыздырабыз. Аңа да кишер белән суган һәм майонез ягабыз. Безнең бавыр торты менә шулай ике катлы булып чыкты. Ким дигәндә 2-3 сәгать суыткычта тотсак, торт тагы да тәмле була.
ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз –
! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
Без кайларда бар:
VK -
Әстәгъграмда - @aitchetat
Ютубта - @aitche-tat
Рутубта –
#әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #әнкәйтабыны #энкэйтабыны #татарчарецептлар