Балтабай рогалик. нкй табыны. №5
Безнең гаиләдә инде өч буын яратып ашаган балтабай әзерләргә өйрәнәбез. Без, бала-чага, аны һәрвакыт Яңа ел уенчыгына охшата идек. Бу рецептны әбиемнең ахирәте Фәридә апа Үзбәкстаннан күреп алып кайткан.
НИЛӘР КИРӘК БУЛА
800 г маргарин (4 кап x 200 г)
ярты стакан шикәр комы
8 стакан он
2 пакет сметана (майлылыгы 20%)
2 йомырка
1 чәй кашыгы сода
аш серкәсе (уксус)
тоз
ванилин
әстерхан чикләвеге
1. Онны иләктән иләп чыгарабыз һәм аның янына угычтан чыгарылган маргарин кушабыз. Барысын бергә катнаштырып уабыз.
2. Сметана, шикәр комы, 2 йомырка, аш серкәсендә яндырылган сода, тоз, ванилин кушып, барысы бергә башта калак белән болгатабыз, аннан соң кул белән изәбез.
3. Камырны видеода күрсәтелгән хәлгә җиткереп, пакетка салып, 30 минутка суыткычка (морозильникка) “ял итәргә” салабыз. Алай иткән очракта, камыр җиңелрәк һәм яхшырак җәеләчәк.
4. “Ял итеп чыккан” камырны берничә өлешкә бүлеп, һәркайсын уклау белән җәябез. Килеп чыккан түгәрәкне пычак яки пицца кисә торган җайланма белән видеода күрсәтелгәнчә бүләбез.
Һәр кисәкне, чикләвек куеп, әйләндерәбез. Без исә әстерхан чикләвеген алырга киңәш итәбез, башка чикләвекләргә карый йомшаграк ул.
5. Алдан җылытылган мичтә 180-200 градус температурада ярты сәгать тотабыз. Төрле духовка төрлечә әзерләгәнгә күрә, вакыт-вакыт балтабайның төбен карыйбыз, көеп китмәсен.
6. Табынга чыгарыр алдыннан, Яңа ел төсе кертер өчен, балтабайга шикәр пудрасы сибәргә мөмкин.
Пешергән ризыкларыгыз тел йотарлык тәмле булсын!
ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз –
! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
Без кайларда бар:
VK -
Әстәгъграмда - [club226455381|@aitchetat]
Ютубта - @aitche-tat
Рутубта –
#әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #әнкәйтабыны #энкэйтабыны #татарчарецептлар