МАЛЫШЕВАДА КУНАКТА БУЛДЫМ (ТИШЕК ТВ №4)

Мин кечкенәдән Елена Малышева тапшыруларын карап күстем. Җай чыкса, бүген дә карыйм – тапшырулары эчтәлекле, анда әйтелгән мәгълүматның тормышта, һичшиксез, кирәге чыга. Инде менә шушы легендар тапшыруның ничек эшләнүен күрергә насыйп булды. Студиягә тамашачы буларак килеп, көне буе акыллы кыяфәт белән текәлеп, гөрләтеп кул чаптым. Малышеваның бер соравына, кулыма микрофон алып, шартлатып җавап та бирдем. Тапшыруда массовка ролендә катнашкан өчен акча да түләделәр. Суммасын видеоязмадан күреп белә аласыз. Телевизордан апай (Малышеваны ягымлы итеп шулай дип атарга булдым) бик ягымлы күренә. Ә кадр артында кырыс, гел нәрсәдәндер канәгать түгел. Хәтта тапшыруга чакырылган профессорларны, табибларны, “сез әйткәннәр буш сүз, аңлаешлы һәм кирәк әйберне генә сөйләгез”, дип кырт кисеп, усал итеп бүлдереп куя. Билгеле, мондый әйберләрне эфирга кертмиләр – төшереп калдыралар. Тапшыруның калган хикмәтле якларын видеорепортаждан карап белә аласыз. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #таптатарча #моңлымәскәү #монлымэскэу #тишектв
Back to Top