Тавыклы чпочмак. Инспектор Чпочмак. #3. Лакомка (Казан)

“Инспектор ӨЧпочмак” – ӨЧпочмакның ӨЧ почмагын да тикшерәбез! Бу юлы казанлылар һәм туристлар өчен бердәй кадерле булган “Лакомка” кафесына юл алдым. Башкаладагы иң борынгы кафеларның берсе ул – 1939 елда ук ачылган. Дәүләт Советында эшләгәндә һәм җомгаларын “Болгар” радиосында “Шөпшә-шоу” тапшыруын алып барганда юлым һәрчак шушыннан үтә иде. Камыр ризыклары да, ашлары да, тортлары бик тәмле дип хәтердә калган. Бик мөләем татар апалары эшли анда. Шунысы да күңелгә якын. Ә менә өчпочмакның тәмен хәтерләп бетермим. Сирәк алганмындыр, күрәсең. Бүген исә мине “Лакомка”га нәкъ менә өчпочмак җене китерде. Монда өчпочмакның ике төрлесе сатыла – әмма берсе дә әби пешергәнчә түгел, ни кызганыч... Шунысы сөендерә: мондагы өчпочмак узган чыгарылыштагы “Ямь-яшел” рестораны өчпочмагыннан АЛТЫ тапкырга арзанрак! Татарча авто ябыштыргычлар аккаунтына язылыгыз - Иң шәп татарча ябыштыргычлар һәм рилслар - бер урында. Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - [club226455381|@tatyabysh] Ютубта - / [club226455381|@tatyabysh] #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #татябыш #эчпочмак #очпочмак #өчпочмак #инспекторөчпочмак #инспекторочпочмак #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #татарчараспаковка #казанскийкремль #сююмбике #лакомка
Back to Top