Уян халкым. Флүрә Талипова-Коләхмәтова көе, Фазыл Вәлиәхмәтов сүзләре, Айрат Суфиянов эшкәртүендә
Уян халкым!
Тагын орыш, тагын зиндан,
Сабыйлар каны ага.
Кемгә – үлем, кемгәдер «дан»
Ни булды заманага?
Инде күпме явызлыклар
Кылына җир йөзендә.
Үткәннәрдән сабак алмый,
Без афәт нигезендә.
Карайөзләр дулый, шаша
Кап-кара битлек киеп.
Хөрриятне өнәмиләр
Рухи читлектә биеп.
Тигезлектә яшәр өчен
Һәркемгә җитә урын.
Уян җаным, телем, халкым,
Җиң син ялганны җырым!