Татарстан Рисе Рстм Минеханов Бек Ватан сугышында ине 79 еллыгы белн котлады!

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады! – Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм! Җиңү көне – Һәр Россия кешесе өчен мөһим һәм якын бәйрәм. Фронтка 700 мең якташыбыз китте, аларның яртысыннан артыгы сугыш кырында ятып калды. Халкыбызның үлемсез батырлыгы беркайчан да онытылмас! Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер телим! Җиңү көне белән! Ура! – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе котлавыннан соң Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Гимнны оркестрга кушылып Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина башкарды.
Back to Top