Татарстанда 2024 елда илкүләм проект ярдәмендә 87 торак пунктка интернет кертелә

2024 елда республикада 87 торак пункт интернетка тоташтырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте. Республикада барлык торак пунктларны да интернет белән тәэмин итү, илдә цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Цифрлы тигезсезлекне бетерү программасына 2014 елда старт бирелгән иде. Башта ул 250-500 кеше яши торган торак пунктларга мобиль интернет кертү максатын куйды. 2021 елдан программаның икенче этабы башланды – хәзер 100-500 кеше яши торган авыллар интернет белән тәэмин ителә. Кайсы авылга беренче чиратта интернет кертергә икәнен ел саен тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Тавыш бирүдә Татарстанда яшәүче 18 яшьтән алып һәркем катнаша ала. Быел тавыш бирү 5 августтан 17 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Тавыш бирүнең берничә ысулы бар: 1) Почта аша – РФ Цифрлы үсеш министрлыгына хат юлларга (123112, Мәскәү ш., Пресненская яр буе, 10нчы йорт, 2нче корылма). Аны берничә кеше имзалый ала, исем-фамилияне, теркәлгән адрес һәм интернет кертергә кирәкле торак пунктны күрсәтү мөһим. 2) РФ Дәүләт хезмәтләре порталында – тавыш бирү өчен махсус сервис битендә.
Back to Top