Зөлфәт “Гозер“ укый Зәлия Хисами
ГОЗЕР
Дулкын гомерен бир миңа, язмыш! –
Җил һәм диңгез мине бар итсен.
Мине гади үлем генә түгел –
Дулкын барып ауган яр көтсен.
Язсын берүк
төпсез күккә ыргып,
Азат куәт булып дуларга –
Актарылып
горур таш кыяга
Ташланырга… Шунда тынарга!
Гөрселдәсен йөрәк тибешләрем,
Шул кыядан ашсын күкләргә –
Күтәрелсен барлык хыялларым
Күктә яшьнәп, күктә күкрәргә…
…Исән чакта
«яши», димәсеннәр.
«Нинди дулкын килә!» – дисеннәр.
«Гашыйк булган! Бу кушылган, ахры,
Тиле дулкын белән!» – дисеннәр!
… Мин теләмим язмышларын утның,
Җилнең, болытларның, тимернең…
Тик бер генә гозерем бар, Ходам:
Бир син миңа дулкын гомерен!..
Ниләр генә уйлатмыйсың, диңгез!
Каян килә юләр бу фикер?
Чынга ашмас хыял!
Ә шулай да…
Бәлки язмыш мине ишетер?
…Дигән идем
Алларымда торган
Шомлы, зур бу дөнья каршында.
Тыныч кына мин диңгезгә карыйм –
Минем өчен диңгез шашына…
(Зөлфәт)