ШЫҢАР ДАНЫ. Документаль фильм

2023 елның июнь ае. Саба районы Шыңар авылында зур бәйрәм - яшьләр Сабантуйга бүләк җыя. Чигелгән кулъяулык белән сөлгеләр, тимер өзәрдәй егетләр һәм сакланып калган гореф-гадәтләр – болар барысы да Шыңар авылы турында. Шыңарның даны да - тимер өзәрдәй, бердәм егетләрендә һәм уңган-булган кызларында. Автор - Энҗе Габдуллина
Back to Top