Шәмәк авылында парлы гаиләләрне хөрмәтләделәр

Шәмәк авылының иң матур җирендә Җиңү бакчасында “Көзләр килми калмас инде, җан өшерлек булмасын...”, дип исемләнгән чара узды. Биредә Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас якташлар җәмгыяте” җитәкчесе Марат Нуриев, якташларыбыз Рафис Габделганиев, Руфия Рәхмәтуллина катнашты. Шәмәк төбәгенең уңган, үрнәк гаиләләренә Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас якташлар җәмгыяте” җитәкчесе Марат Нуриев исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Back to Top