Маленький подарочек нашей любимой Маме на юбилей))))) “Килен белэн кайнана“)))

Ике әни. Берсе Ай һәм берсе Кояш кебек- Икесе дә безгә бик кирәк! Икесе дә безгә бик кадерле, Икесе дә безгә зур терәк!!! Берсенә дәшәм «Әни» дип Туган көнемнән алып. Бар шәфкатен күңелемә Нәкъ ул калдырган салып!! Икенчесе - кадерлемне Табып-багып үстергән. Шуңа аңа хөрмәтемне, Рәхмәтемне белдерәм! «Әни берәү була ул!» дип Әйтүчеләр табылыр. Андыйларга тик бер сүзем: « Ул Сезгә дә кагылыр». Озакламый үз улыгыз Табар тиң,насыйп ярын. «Әни» дип дәшсә киленең Күп кирәкмени тагын??!! Яшь киленнәр, оялмагыз, Әйтергә «Әни» диеп. Сезгә дигән ир солтанын Ул үстергән тир түгеп! Ике якта- ике Әни Берүк исән булсыннар!! Безгә бары бәхет теләп Догаларын кылсыннар!!!
Back to Top