Синтетика һәм пластик басты бар җирне.

Синтетика һәм пластик басты бар җирне. Күбебезнең ванна бүлмәләрендә төрле-төрле ачык төстәге капрон җепләреннән бәйләнгән мунчалалар эленеп тора. Хәтта авыл мунчаларында да юкә мунчалаларын сирәк очратасың хәзер. Ә бит аларның исләре нинди хуш! Кайнар су белән “пешереп” аласыңда, менә сиңа: фитонцидлар терапиясе дә, йомшак кына тәнне скраблау да, ароматерапия дә – тоташ spa-релакс! ⠀ Алар коела бит, диярез. Ә мин инде күптән аның чарасын таптым – җепселләрне беренче кулланыр алдыннан барысын да тегеп чыгам. Табигый мунчала белән синтетиклы сыман озак кулланып булмый ансы... Әмма уңай яклары күбрәк бит! ⠀ Киселгән агачларның кабыгын кәүсәдән аерып, ташлар белән бастырып агынты суда калдыралар. Гадәттә, айлап тора иде. Елгага даими йөреп, тикшерәләр – мунчаласы куба микән, дип. Ә вакыты җиткәч, җиңел генә кубтарып алалар. Мунчала әзерләү шулайрак иде.Миңа бу процесс бик кызыклы булган иде. Елгага да якын тора идек. Берсендә, үзем мунчала ясап карыйсы килеп, ясаганым бар. ⠀ Ә менә Фирдәүс апа: “Мунчала ясаганна
Back to Top