Комганнан кулларыгызны юганыгыз бармы?
⠀
💦Комган һәм таз - XIX гасыр әйберләре. Аларның күбесе ата-бабаларыбыздан мирас булып калган. Умывальниклар булмаган чорда комган һәм тазны юынганда кулланганнар. Әлбәттә, тәхәрәт алуны да комганнан башка күз алдына китерүе кыен. Комган һәм таз кунакларны кабул иткәндә дә кулланганнар. Чәйгә кадәр һәм аннан соң кунакларның кулларын юдыртканнар.
⠀
Төркиядә сәяхәт иткәндә, мин заманча эшләнгән җиз комганнарын күргән идем. Ул чакта безнең халыкның да шундый комганнары булуын искә төшердем. Төрек комганнарын да алып кайттым. Тик безнең, татарларыбызныкын да табу идеясе белән янып киттем. Җиз комганнар хәлле гаиләләрдә генә булган. Һәм миңа аны табу өчен шактый тырышырга туры килде.
⠀
💭Бу әйберләргә карыйсың да балачак искә төшә...күңелгә җылылык төшә🤍
__
Для тех, кто никогда не мыл руки с кумгана, рассказываем.
⠀
💦Кумган и таз – вещи из XIX века. Многим из нас они достались в наследство от прадедов и прабабушек. Кумганом и тазом пользовались при утреннем умывании, когда мыл