Бәлешнең була төрлесе.

Бәлешнең була төрлесе. Итлесе, кабаклысы. Ә була җимеш-дөгеле, Яисә карабодайлы... ⠀ Әйе, табыннарга ит-бәрәңге бәлеше генә түгел, ә ярмалы бәлеш тә пешерелә иде. Әнием карабодай яисә дөге бәлешен аеруча хатын-кызлар табыннарына пешерә иде. ⠀ Күптән түгел балалар кайткан җиргә дөгенекен пешергән идем. Кызым: “Әни, бу бит әбинеке кебек булган!“, - дип үзенең дә өйрәнәсе килеп китте. ⠀ Шөкер. Әйдәгез, бергәләшеп пешерик әле. ⠀ Диаметры ~28 см.булган табага кирәк булачак👇🏻 ⠀ Камырга: •Он - 600-650 г. •Кефир - 250 мл. •Ак май/авыл каймагы - 2 аш.к. •Сода -1 б.к. •Тоз - 1 б.к. ⠀ Эчлеге: •Дөге - 3 стакан •Йөзем (уртача төстәгесе)- 2 стакан •Кызыл җимеш - 1 стакан/150 г. •Шикәр комы - 1/3 стакан •Тәменчә тоз •Атланмай - 450 г. ⠀ ✓Дөгене тәменчә тоз кушып алдан бүрттереп, май бутап суытып куябыз. ✓Йомшак иттереп камыр җәябез. ✓Кызыл җимешләрне 4кә кисәбез. ✓Кызыл җимешнең әзрәген аерып калдырыгыз. Дөге, шикәр комын, йөзем һәм кызыл җимешнең зур өлешен бергә бутыйбыз. ✓Камырны 3 өлешкә бүләбез: зур, уртача, кечкенә. З
Back to Top