Тутырган каз.mp4

(сишәмбе) - Кайнар кабымлыклар (тутырмалар, тутырган тавык, казылык һ.б.) Бу казны туган көнгә саклаган идем. Ул көнне кичен өйдә булмадык, соң кайтырга булгач, кузгатмадым. #тәмлемарафон да ахырына якынлашты, соңгы көнендә #тутырганказ пешерергә уйладык. 1) Алдагы төндә, ятыр алдыннан гына 15 л. кәстрүлгә 1 кг. тоз салып, 10 л.чамасы су тутырып, шуңа казны батырып калдырдык. 12-13 сәгать торгандыр. 2) Икенче көнне алып, эчен-тышын корытып сөрттем. 1 бал кашыгы горчица, 1 бал кашыгы борыч, 3 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы тоз катнаштырып, эчен-тышын сөртеп әйбәтләп ышкыдык. 1-2 сәгать тотарга иде. Минем аңа тотынырга вакыт булмагач, 5 сәгатьләп торды. 3) Карабодай ярмасы 400 грамм бүрттердек. 2 уртача суган, 2 уртача кишерне вак шакмак итеп турап, кыздырдык, карабодай белән кушып, каз эченә тутырдык. Эчен тегеп куйдык. 4) Җиңсәгә (рукав) салып, пары чыксын өчен берничә төштән тишкәләдек. Кайнар духовкада 2,5 сәгатьтә йомшак кына булып пеште. Кемнең духовкасы ничек пешерәдер. Казның зурлыгына да карап, 2,5-3 сәгать пешәргә мөмкин. 5. Алып яшелчәләр белән бизәдек. Гарниры да, ите дә үзендә. Менә дигән кайнар кабымлык. Бәрәкәтле ризыклар булсын!
Back to Top