Казан студентлары “Татарстан!“ дип кычкыра

Казанда Мизулина белән очрашуга килгән студентлар “Татарстан!“ дип кычкыра башлаган. Бүген Екатерина Мизулина КФУ студентлары белән очрашуга килгән. Студентларның берсе аңа әләкләр турында сорау биргән. “Йөзләрчә мең русияле илдән күченеп китә, чөнки янә әләкләр чоры башлана!“, дигән ул. Очрашу барышында Мизулина яклы бертөркем студент “Русия!“ дип кычкыра башлаган — шуларга җавап итеп башка студентлар “Татарстан!“ дип кычкырырга тотынган. Мизулина — “Имин интернет лигасы“ башлыгы, Русия Украинада башлаган сугышны туктатырга кирәк дигән кешеләргә (активистларга, җырчыларга) каныга, аларга әләкләр яза. Безнең каналга язылыгыз: @azatliq Безнең Инстаграмга кушылыгыз: Безнең Телеграмга язылыгыз: #shorts #Мизулина #татарча Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез. Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез. Азатлык радиосы ​– Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын “ят агент“ буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
Back to Top